Реферат "Ф.Яруллин ижатында бәхет темасы"
Татар әдәбияты мең еллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятына зур өлеш керткән әдәбият.Буыннар чылбырының ныклылыгы, дәвамчылыкның көчлелеге нәтиҗәсендә ул безнең көннәргә кадәр килеп иреште.Бай сүз сәнгатенең элек-электән тупланган тәҗрибәсе чагыштырмача яшьрәк әдипләрнең иҗатларына да йогынты ясады һәм әле дә ясап килә.Менә шушы бай мираслы әдәбиятка санлы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында үзенчәлекле шаянлык һәм шулар белән бергә халык авыз иҗатына хас тапкырлык, сагыну-сагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларын күрергә мөмкин.Узган гасырның алтмышынчы елларында татар әдәбиятына бер төркем яңа буын әдип һәм шагыйрьләр килде.Алар арасында Ф.Яруллин үзенең күп тармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә.Аның әдәби эшчәнлеге үзенчәлекләреннән берсе – төрле жанрларда иҗат итү булса, икенчесе – авторның геройлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирән драматизм белән сурәтләнеп, нечкә психологик алымнар белән чишелүдә.Фәнис Яруллинның беренче шигырьләре 1960 еллар башында матбугат битләрендә күренә башлый.Берникадәр самими, бераз моңсу, шул ук вакытта юмор чаткылары да күренеп алган әлеге әсәрләр тиз арада укучы күңеленә юл таба.Чөнки укучы аларда үз хисләрен, үз кичерешләрен күрә.Шуңа күрә әдип шигырьләрен каләмдәшләре һәм тәнкыйтьчеләр дә хуплап каршы ала.Ә беренче китабы 1964 елда Татарстан китап нәшриятында “Мин тормышка гашыйк” исеме белән чыга. Шагыйрь беренче китабын ни өчен шулай атаган соң? Әлеге сорауга җавап бирү өчен игътибарны бераз гына булса да аның тормыш юлына юнәлтү сорала.Ф Яруллин ишле гаиләдә үсә.Әтиләре Гатаулла абзый сугышның беренче елларында ук фронтка китә һәм 1942 елның гыйнварындакаты яраланып кыр госпиталендә вафат була.
Әниләре Бибигафифә апа үзенең тырышлыгы белән алты баланы ач-ялангач итмичә аякка бастыра.Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән Фәнис, белемгә омтылышы көчле булса да, сигезенче сыйныфны тәмамлагач эшкә урнашырга мәҗбүр була.Өч елдан артык “Татнефть” берләшмәсенең элемтә конторасында монтер булып эшләгәч, ул хакыйкый хәрби хезмәткә чакырыла.Ул анда укчы-радистлар мәктәбендә укый һәм. шунда фаҗигага юлыга. Ләкин Ф.Яруллин рухи төшенкелеккә бирелмичә, палатадашлары тирән йокыга талгач күңелендәге хисләр-кичерешләрне, фикерләрне шигъри юлларга сала башлый.Шуңа күрә дә аның беренче китабы “Мин тормышка гашыйк” дип аталуы шагыйрьнең үз язмышына чакыру ташлавы дип аңлашыла.
Больница палаталары , операция бүлмәләре, йокысыз төннәр. Еллар буе шифаханәләрдә ята, әллә ничә операция кичерә, ләкин берсенең дә файдасы булмый. Күп вакытлар үткәч кенә, ул башын бора, бармакларын хәрәкәтләндерә ала. Егет яшәү өчен көрәшә башлый. Үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет, җаны сыеныр урынны әдәбияттан таба, аны иҗат “газабы”дәвалый, хыялларына канат куя. Башта үз авыруы, үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып кулына каләм алган Фәнис абый шигьрият диңгезенең зур, тирән икәнен аңлый . Кечкенә балаларга багышлап язылган шигырьләрендә язучы бала күңеленең никадәр самими икәнлеген оста ачып биргән. Ул балалар әдәбиятына чума. Шагыйрь балалар, яшүсмерләр рухын тоя. Акыл өйрәтми генә балаларны тәрбияли.
Фәнис Яруллин көрәшә һәм иҗат итә. Читтән торып, Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. “Мин бәхетле,-ди ул,-чөнки тормышта таяныр өчен ике алтын баганам –әнием белән тормыш иптәшем-Нурсөям бар”.
Киңәшергә янда дус югында,Бәргәләнгән чакта ялгыз җан –Иң акыллы бер киңәшче була,Әни, синең хәер-фатихаң.
Фәнис абыйның ирешкән уңышларында Нурсөя апаның өлеше зур. Ул һәрвакыт аның янында булды: газапларын җиңеләйтүче, яшәргә көч бирүче, иҗатына илһам өстәүче- олы җанлы, саф күңелле ак чәчәк. Ярты гасыр ул шагыйрь белән бергә, Нурсөя апа аның дусты да, киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә булды.
Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ”, дигән мактаулы исемгә, Муса Җәлил исемендәге комсомол, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. 1988нче елда “Халыклар дуслыгы”ордены белән бүләкләнде. “Татарстан Республикасының халык шагыйре”дигән мәртәбәле исемгә ул 2001 нче елда ия булды.
“Халыкның кадерлесе”диләр аның турында. Ни өчен кадерле икәнлеге барыбызга да аңлашыла. Ул бөтен гомерен, җанын әдәбиятка багышлый. Язмыш аны гел сынап торса да, Фәнис абый өмет белән алга карап яшәде, тормышка гашыйк, башкаларны да дөньяны яратырга чакырды. Аның иҗаты мәңгелек ут булып яна.
Фәнис абыйның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан китерелгән түбәндәге сүзләр, аның тормыш юлында кызыл җеп булып сузылып баралар: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә- асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан булып һавага күтәрсә- яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса- кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә- орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса- йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылыр гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.”
Тормыш – ходай бүләге.
Һәркем җиргә үз бәхете белән туа.Зурмы ул, кечкенәме – анысы башка эш. Кеше туып, әзме-күпме акыл һәм көч туплау белән үз бәхетен - хәзинәсен эзләргә чыга. Ләкин бәхет әкиятләрдәге серле хәзинәдәй, билгесез утрауга, билгесез таш астына күмелгән. Аны эзләп табу өчен көч һәм сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет һәм ышаныч, ныклы иман һәм иманыңа тугрылык кирәк.Алай да әле бәхет бик тиз табылырга ашыкмый. Ул кешене ымсындыра, уйный, ышандыргыч юлларга алып керә. Бәхет дигән хәзинәне эзләүче кеше әле бер җирне барып казый, әле икенче җирне. Көрәге ташка бәрелеп киткән саен хәзинәмә килеп җиттем бугай дип, өметләнә башлый.Тик бу бәхет булмый әле. Кеше шулай гомере буе үз бәхет-хәзинәсен эзли. Кемдер аны җайлы һәм иртә таба. Андыйларга кулларын каната – каната, кара тирләргә батып, көне – төне җәфаланырга туры килми.Аларның бәхете өстә ята. Икенчеләр исә кулында корал теткәләнеп беткәнче дөпе-дөпе җир казый. Коралы сынса, җиргә куллары белән ябыша, куллары да эштән чыкса, тешләрен корал итә. Фәнис Яруллин үз бәхетен әнә шулай кыенлык белән табучы кеше. 1938 елда туган әдипнең балалык һәм үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ачлык. Хәерчелек. Ятимлек. Фәнисләр бер анага алты бала кала бит. Алты пар күз һәр иртәне, һәр кичне көлтә бәйләп, чүп утап яргаланып беткән әнкәләренең кулларына текәлә. Бу күзләрнең һәммәсендә бары тик бер генә сорау: бүген нәрсә ашатасың? Синең ул кулларыңнан нинди ризык төшәр?Икмәк булган җирдә генә хикмәт була диләр. Ә Фәнисләр өендә икмәк сирәк кунак. Бәлки шуңа күрәдер, күңелгә оялаган иҗат күбәләге бер-ике талпына да тагын тына. Укырга да мөмкинчелек юк дәрәҗәсендә. Чөнки аңа бик иртә эшкә керергә туры килә.Билдән көрткә батып буровойдан буровойга телефон чыбыклары сузганда, туң җирне чокып авыр баганалар утыртканда, утыз-кырык градуслы салкыннарда багана башына менеп өзелгән чыбыклар ялгаганда күңелдә шигырь өчен, әлбәттә, урын зурдан булмагандыр. Ә армия сафларында хезмәт итү? Андагы кырыс дисциплина. Олы һәм кече командирларның туктаусыз шелтәләре. Аннары гомер буена сузылачак фаҗига. Хастаханә палаталары. Операция өстәлләре. Мондый шартларда кечкенәдән үк күңелдә пыскыган иҗат учагы бөтенләй сүнәргә тиеш иде кебек. Ләкин тормышта бөтенесе дә катгый кагыйдәләргә генә сыймый икән, Ф.Яруллин да тормышта үз урынын табу турында уйлана башлый.Ул үз алдына максат куя. Ә максат , минемчә, кешенең эчке мөмкинлекләреннән, Ходай биргә сәләтеннән, үзен чолгап алган яшәештән чыгып сайлана.” Ходай Тәгалә миңа күпмедер иҗат итү сәләте биргән икән, нишләп әле мин моны кулланмаска тиеш? Һәм мин шул очкынны сүндермәс өчен бөтенесен дә эшләргә тырыштым: алты ел буена читтән торып университетта укыдым, мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белән аралашырга тырыштым, беркайчан даберкемнән дә үземә ташламалар ясатмадым. Шөкер үзем авыру булсам да, әсәрләрем сәламәт булды,”- дип яза Ф. Яруллин.
Түземнәр генә бәхеткә лаек .
Ф.Яруллин – катлаулы язмыш кешесе. Минем аның автобиографик “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренә тукталып үтәсем килә.Әлеге әсәрендә язучы укучыларына болай дип мөрәҗәгать итә: “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең дә аннан көчлерәк ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыгыңны күреп, чумып алырлар.Тузан итеп һавага адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.” Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин да гомеренең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән шәхес.“Җилкәннәр җилдә сынала” повестендә автор вакыйга – күренешләрне бер җайга гына тезеп сурәтләми, ә яшәүнең асылына, тормышта иң югары вазифаны – чын кеше булу вазифасын үтәүнең катлаулы икәнлеген күрсәтә.Яшәү өчен көрәш бер Фәнияр көрәше генә түгел.Әсәрнең идеясендә - физик яктан имгәтелгән кешеләрнең күңелендә яшәү рухы уяту, горурлык хисләре кузгату һәм җанда яшеренеп яткан эчке мөмкинлекләр исәбенә мәгънәле тормышка омтылу дәрте ята.Җилкән ул – символ. Тормыш – диңгез.Егылган җилкәнен торгызырга тырышып, геройларының рухи дөньясын әдип бик нечкәлек белән психологик детерминизм кагыйдәсенә таянып һәр персонажның үз эчке дөнясы – субъекты башка объектлар белән бәйле сәбәпле бәйләнештә икәнлеген детальләп сурәтли.Геройларның эш-гамәлләре психологик яктан да , вакыйгалар барышында килеп чыккан тышкы шартлар белән дә төпле мотивлаштырыла.Шуңа күрә әсәрдәге һәр эпизод ныклы ышандыру көченә ия.“Җилкән “ символына да киң мәгънә салына. Беренчедән , ул кешенең омтылышы, хыялы. Икенчедән , максатка баруда алга этәргеч көч. Өченчедән , һәм иң мөһиме – җилкән ул җан, рухи көчнең материя рәвешендә бирелешен чагылдыра.