“Сөенеч”тән – “Шатлык”ка, аннан – “Балачак”ка!
“Безнең урамның исемен үзгәртәләр икән дигән сүз йөри башлады әле, – диде Казан янындагы Кызыл Октябрь поселогында яшәүче дустым Гөлия. – Казанда безнеке кебек Брусничная дип аталган ике урам бар икән, берсен үзгәртергә кирәк, имеш. Адаш урамыбызның тагын берсе кайдадыр, кызыксынасы бар әле”.
Беркөнне, үземә кирәкле урамны эзләп актарына торгач, Интернетта башкала хакимияте тарафыннан әле быел гына расланган “Казан шәһәрендәге урам исемнәре реестры” дигән документка юлыктым. Кереп киттем шуннан башкалабыздагы урам, тыкрык, шоссе, тракт, мәйдан, проспектларга, мин сиңайтим, көчкә әйләнеп чыктым.
Казанда дустым Гөлияләрнеке кебек адаш урамнар буа буарлык икән ул: Зәкиев, Чехов, Южная, Юбилейная, Транспорт, Армавир, Правда, Главная, Юность урамнары – икешәр, Таежная, Южная, Степная, Совхоз, Трактор, Шоссе, Пермь, Береговая, Кленовая, Раздольная, Чапаев урамнары – өчәү, Азин, Строителей, Солнечная, Нокса, Колхоз – дүртәү, Рабочая, Озерная, Победилово, Новая, Зеленая, Нагорная, Станция – бишәү, Нокса тыкрыгы, Клевер, Дачная, Овражная, Полевая – алтау, Совет, Березовая урамнары – җидәү, Отар, Дорожная – сигезәү, Садовая – тугызау, Школьная – унау, Заречная, Кадыш – унберәү, Центральная, Новосельская – унике, ә Лесная һәм Дәүләки (Мирный поселогында) исемнәре белән, гомумән, унөч урамны атаганнар! Гөлия яши торган “Брусничная” урамын (татарча әйтсәк, “Нарат җиләге урамы” була инде ул), бик күп урам исемнәре кебек үк, реестрда татарчалаштырмаганнар. Кызыл Октябрь поселогындагы “Брусничная”ның адашы Идел буе районында “көн күрә” икән. Эш төшмәгәч, дуслар-туганнар анда яшәмәгәч, ишеткән-күргән юк иде – Казан янында соңгы вакытта галәмәт тизлектә үрчеп маташучы яңа авыл-поселокларда искиткеч матур “татар урамнары” барлыкка килгән! Менә алар: Яшел, Яфраклы, Якын, Ялкын, Якты, Яз, Якташлар, Юмарт, Юлдаш, Юкә, Энҗе, Өмет, Шомыртлы, Шатлык, Шәфкать, Чәчәк, Чирәмле, Чияле, Чаткы, Хыял, Урман, Уңыш, Уракчы, Үзәнле, Таныш, Туры, Таллы, Тыныч, Тылсым, Тургай, Тулпар, Тугай, Тузганак, Тормыш, Тигез, Ташлы, Таулы, Тау буе, Тар урам, Таң, Тамчы, Сөенеч, Сибай, Серле, Сердәш, Сафлык, Нәфис, Нурлы, Нәүрүз, Нардуган, Намус, Назлы, Мәңгелек, Миләш, Матур, Ләйсән, Ландыш, Кызылтау, Кызыл Яр, Күлле, Күлбаш, Күнче, Колай, Кояшлы, Көмеш, Кизләү, Курай, Кардәшлек, Карама, Каратау, Карагач, Казансу, Каенлы, Каенсар, Йолдызлы, Иркен, Иман, Имәнле, Игелекле, Зифа, Зирекле, Игенче, Икмәкле, Җимешле, Җиләкле, Гүзәл, Данлы, Дәртле, Дуслык, Дулкын, Дуслар, Бәйге, Бүләк, Болгар, Бердәмлек, Балкыш, Балантау, Балачак, Бакчалы, Бәйрәм, Баллы, Байтирәк, Батырлык, Бәхетле, Аяз, Аулак, Асылъяр, Аргамак, Алчәчәк, Алмачуар, Алматау, Алмалы, Алмагач, Алан, Аланлык, Акъяр, Акчулпан, Акчарлак, Акташ, Актай, Ак каен, Айнур, Айлы, Айбагар, Азатлык, Азамат, Агачлык. “Кояшлы (Җиләкле, Бәйрәм. ) урамында яшим”, – диюләре үк күңелле бит, ә?!
Гомумән, урам исемнәре үзе бер мавыктыргыч, кызыклы дөнья икән ул. Казан эчендә йөреп, республикадагы районнарга “килеп чыгарга” була – башкалада Апас, Саба, Әтнә, Арча, Лаеш, Баулы, Әгерҗе, Мамадыш, Теләче, Алексеевск, Лениногорск исемле урамнар бар.
– Миннән бергә эшләүче югослав кешесе: “Казандагы Декабристлар урамы нәрсәне аңлата соң ул?” – дип сораган иде, аңлатып бирә алмадым. – диде бервакыт күршем Лилия.
Мең дә берне белүче Википедия интернет-энциклопедиясе әлеге уңайдан болай ди:
– Декабристлар – Казанның Мәскәү районындагы иң эре, иң озын һәм әһәмиятле урамнарыннан берсе. Аның исеме 1825 елның декабрендә патшага каршы коралланып баш күтәргән урыс дворян революционерлары хөрмәтенә куелган. 1826 елдан әлеге урамнан сөргенгә хөкем ителгән декабристлар узган. 30 еллар уртасына Казан авиация заводына йөрү өчен бу урамга трамвай юлы салынган. 50нче елларга кадәр Декабристлар урамын халык “Зур Юл” дип йөрткән. 1948 елда бу урамга асфальт җәелгән һәм аннан троллейбус йөри башлаган.
1970-1980 елларда Декабристлар урамында “Татарстан яшьләре” дә чыга торган “Нәшрият йорты”, “Дом обуви” кибете, “Яшьләр үзәге”, “Химиклар Мәдәният йорты”, “Мәскәү базары”, “Костер“ кинотеатры төзелгән. Ә 2000 еллардан биредә “Транстехсервис” автосалоны, “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәге калкып чыкты.
Казандагы иң озын урам – Җиңү Проспекты икән, озынлыгы 10 чакрымга якын, озын урамнарның икенчесе – ТЭЦ урамы. Ә башкалада иң киң урам – Дзержинский урамы – уртасында Черек Күл паркы булганлыктан, аның киңлеге 125 метр.
“Без Салих Батыев урамыннан яңа фатир алдык, – диде туганым Фидания апа. – Салих Батыев сәясәтче бугай ул. ” Яшәсен Интернет! Анда язылганча, Салих Батыев, чыннан да, дәүләт эшлеклесе, 1960-1983 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе, аннан шунда ук урынбасар булган.
Урам исемнәре дөньясында кайнап, шул өлкәдә фәнни эшләр язучылар да бар.
– 2006 елга кадәр топонимика комиссиясенең эшчәнлеге милли эшләр бүлеге эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле булганлыктан, Казан урамнары исемнәренең дәүләт телләрендә язылышы буенча шактый хезмәт куелды, – ди Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге баш белгече Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА. – 2002 елда “Казан шәһәре урамнарының исемнәре” дигән белешмә-буклет эшләнде. Ул – Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру чорында беренчеләрдән булып төзелгән һәм кабул ителгән практик документ. Белешмә-әсбапны төзү эшендә төрле өлкә белгечләре, тарихчылар, тел белгечләре, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Эш барышында һәрбер урам исеменең берничә төрле язу вариантлары каралды, аерым очракларда урам исемнәренең килеп чыгышы турында архив материаллары файдаланылды. Әлеге белешмә-әсбап Казанда татарча аталган урамнарның бермә-бер аз булуын күрсәтте. Соңрак Казан шәһәренең урам исемнәре реестрының татарчасы да эшләнеп, Казан шәһәре Башкарма комитетының сайтына куелды. Белешмә-әсбапны төзүчеләрнең берсе буларак, миңа бу өлкәдә бик күп кенә эзләнү эшләре алып барырга туры килде. Кандидатлык диссертациямне дә шушы темага багышладым.
Казан урамнарына исем-атамаларны 2006 елга кадәр Казан хакимияте карамагында булган, ә аннан Казан шәһәр Думасы карамагына күчкән топонимика комиссиясе куя. Төрле галимнәр – тарихчылар, тел белгечләре, архитекторлар, археологлар, мәдәният, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләреннән торган бу комиссия урамнарга исем кушканда махсус канун-кагыйдәләргә таяна. Әйтик, урам, мәйдан, проспект, тракт исемнәре гади, кыска, аңлаешлы булырга, әдәби нормаларга сыешырга, колакка ятышлы яңгырарга тиеш. Исем алыштырулар бик кыйммәткә төшкәнлектән һәм шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләренә шактый кыенлыклар тудырганлыктан, шәһәр урамнарына шулай ук тотрыклы, ягъни, “чатырдап ябыша” торган исемнәр куелырга тиеш. Урыс телендәге атамалар татар теленә турыдан-туры тәрҗемә ителми, бары транскрипция кагыйдәләренә таянып, икенче телгә генә күчерелә – ничек ишетелә, шулай языла икән. Югыйсә атаманың бары урыс варианты гына гамәлдә була, ә бүгенге көндә бирелгән татар урам исемнәре урысларның да, татарларның да күңелендә татарча истә кала.
Теге яки бу урамга фәлән исем кушыйк яки аның исемен алыштырыйк дип, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, төрле оешмалар белән бергә гади кешеләр дә үз тәкъдимнәрен күтәреп чыга ала. Ул исем бары тик лингвистик, географик һәм мәдәни-тарихи яктан нигезләнгән булырга тиеш икән. Топонимика комиссиясе бу очракта республиканың милли тарихын, мәдәниятен, халыклары гореф-гадәте-йолаларын чагылдырган исемнәргә өстенлек бирә икән.