Реферат на тему "Ренат Харисның "Сабантуй" картинасы"
Р.Харис һәрвакыт милли йөзен, шәхси фикерен, фәлсәфилеген саклап килде. Ул милләте белән горурланды, аның киләчәге өчен борчылды, татар халкын күренекле шәхесләре, традицияләре аша дөньяга танытуга күп көч куйды. Бу аның яшәешендә, иҗтимагый эшчәнлегендә, һәм, әлбәттә, иҗатында чагылыш тапты.
Хезмәтебезнең максаты – аның аерым бер әсәре – “Сабантуй” поэмасына өйрәнү, аны анализлау. Төгәлрәк әйткәндә, Сабан туе үткәрү йоласының башлангычына күз салу, поэманың бүленешенә тукталу, символик образларны билгеләү, проблемаларны яктырту, авторның Дәрдмәндкә мөрәҗәгатенә игътибар юнәлтү һәм шулар аша әсәрнең идеясен ачу булды.
Ренат Харис исемендәге республикакүләм фәнни –гамәли конференциясе
Эзләнү эшенең юнәлеше:
“Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт.” (Р.Харис)
РЕНАТ ХАРИСНЫҢ “САБАНТУЙ” ПОЭМАСЫ
Башкаручы: Гайнуллин Тауфикъ Тәлгать улы,
Т Р Апас муниципаль районы ГБМБУ
“Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шулвакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып. ”
(Р.Харис. Кеше кайчан матур?)
Әдәбият дөньясында Туган теле, Туган халкы, Ватаны өчен гомеренең соңгы көннәренәчә янып, җан атып яшәгән милләттәшләребез байтак. Бу халкыбыз яшәгән һәр дәвердә чагылыш табып, бүгенге көннәргәчә дәвам итә. Чорлар алышына, әдәбиятка да үзенә хас төсмерләр өсти, әмма төп, асыл кешелек кыйммәтләре идея булып мәңге саклана. Кол Гали, Ризаэтдин Фәхретдинов, Каюм Насыйри, Дәрдемәнд, Г.Тукайлар белән гасырларны кичеп килгән милләтпәрвәрлек бүгенге көнгәчә әдипләребез иҗатында лаеклы урынын ала килә.
XX гасыр ахыры XXI гасыр башында актив иҗат итүче чын мәгънәсендә милли шагыйрьләребезнең берсе – ул Ренат Харис. Тумышы белән Ульян өлкәсе Цильна районы Кәшә авылыннан булган шагыйрь укытучы гаиләсендә үскән, һөнәре буенча мөгаллим. Мәдәният, сәнгать вәкиле булудан тыш без аны дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та беләбез. Бәлки шушы шартлар аны татарның зыялысы итеп тәрбияләгәндер. Ренат ага Харисны хезмәтебезгә эпиграф итеп алынган юллардагы “матур кеше” дип шикләнмичән әйтергә мөмкин. Чөнки аның кайсы гына иҗат җимешен алып карасак та, әхлаклылык, милли үзаң, гаделлек, намус кебек югары идеяләрнең чагылышын күрә алабыз.
Һәр шагыйрьнең гомер юлы һәм иҗаты ул яшәгән заман, халык язмышы белән аерылгысыз. Р.Харис иҗатын да “халык тормышының көзгесе” дип карый алабыз. Чорның йогынтысын шагыйрь үзе болай бәяли: “Ни әйтсәң дә, без бит Ана баласы гына түгел, Замана баласы да”. Белгәнебезчә, совет чоры әдәбияты барлык жанрларга билгеле бер калыплар куйды. Әдипләребез фикерләрен яшерен мәгънә, ишарә белән әйтергә мәҗбүр иделәр. Әмма аңлаган кешегә ишарә дә җитә, калганына ул уйланып, йөрәге аша уздырып төшенә. Иҗатының байтак еллары совет пропагандасы чорына туры килүгә карамастан, Р.Харис һәрвакыт милли йөзен, шәхси фикерен, фәлсәфилеген саклап килде. Ул милләте белән горурланды, аның киләчәге өчен борчылды, татар халкын күренекле шәхесләре, традицияләре аша дөньяга танытуга күп көч куйды. Бу аның яшәешендә, иҗтимагый эшчәнлегендә, һәм, әлбәттә, иҗатында чагылыш тапты.
Хезмәтебезнең максаты – аның аерым бер әсәре – “Сабантуй” поэмасына өйрәнү, аны анализлау. Төгәлрәк әйткәндә, Сабан туе үткәрү йоласының башлангычына күз салу, поэманың бүленешенә тукталу, символик образларны билгеләү, проблемаларны яктырту, авторның Дәрдмәндкә мөрәҗәгатенә игътибар юнәлтү һәм шулар аша әсәрнең идеясен ачу булды.
Сабантуй йоласының килеп чыгышы тарихын өйрәнгән галим Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов аның тамырлары татарлар Урта Идел һәм Кама буйларында яши башлаган чорларга кадәр үк барып тоташуы турындагы фикерне үстерә. Сабан туе борынгы төрки мохиттә, мәҗүсилек дәверендә барлыкка килеп, үзенең үсешендә яңа форма һәм эчтәлек белән баетылып гасырдан гасырга күчеп килгән.
Сабан туе республикабызның барлык шәһәр-авылларында гына түгел, Россиянең татарлар күпләп яши торган шәһәр, өлкә, крайлары, республикаларында, хәттә чит илләрдә милләттәшләребез тарафыннан үткәрелеп килә. Ул- күңел ачу, җыр-бию, спорт, хезмәт, дуслык, бердәмлек бәйрәме. Бу бәйрәм җир йөзенең төрле почмакларына таралган татар милләтен туплау белән беррәттән, милләтара толерантлык тәрбияләү өчен дөньякүләм зур әһәмияткә ия мәдәни хәзинә булып тора.
Ренат Харис та үзенең “Сабантуй” поэмасын әлеге традицияне яктыртуга багышланган, әлеге милли йоланың әһәмиятен, үзенчәлекләрен күрсәтергә теләгән.
Сюжетның нигезен тәшкил иткән сабан туе күренешен автор җанлы, образлы, үтемле итеп тасвирлый. Сюжеты укучыны җәлеп итәрлек итеп төзелгән, матур тел-сурәтләү чаралары белән баетылган. Поэма табигать һәм кеше бәйләнешен, татар халкына хас проблемаларны күрсәтүне дә үз эченә ала.
Поэма җиде өлештән тора. “Чакыру” белән башланып киткән әсәр аерым уенарны тасвирлау белән дәвам итә: “колгага менү”, “чүлмәк вату”, “капчык сугышы”, “ат чабышы”, “капчык киеп узышу”, “көрәш” дип исемли аларны автор.
Поэма сабантуйга чакыру белән башланып китә. Урамнан узучы ат тоягының тавышы сихри кыңгырау булып күңелләргә үтеп керә, шатлык, дәрт өсти. Автор сүзләре белән әйткәндә:
Ат тоягы – кыңгырау.
Урам буйлап чаптырып узган бизәүле атның тояк тавышын автор шушы үзенчәлекле чагыштыру аша җиткерә. Ул гаҗәеп, сихри кыңгырау.
Йөрәкләргә җыру булып
Барып керә тавышы.
Ат тоягының чыңы сабантуй турында хәбәр итеп кенә калмый, йокымсыраган күңелләрне җилкетә, дәрт өсти, алдагы көнгә өмет уята. Автор шушы тояк чыңы белән һәр йөрәкне уятырга тели сыман.
Чәчеп калырга кирәк лә
Күңелгә дәрт һәм өмет.
Күңел бит ул асылында
Җирнең нәкъ үзе кебек.
Ягъни, “чәчү” җиргә орлык чәчү генә түгел, күңелгә өмет чәчү дә. Чөнки көзен җыеп алыначак уңыш табигатьнең мәрхәмәтенә бәйле. Ә бәйрәм тантанасы алдагы көнгә ышаныч өсти, өмет уята, күңелләрне күтәрә.
Иң башта сабантуйның “беренче батырлары” – эшчән халык монда котлаулар кабул итә, кул чабулар күкрәү кебек мәйдан өстен яңгырата. Алда исә – уен сынаулары. Автор уеннарга аерым-аерым тукталып уза. Һәр уенның мәгънәсен, тормыш белән бәйләнешен ачарга тырыша. Чөнки тормыш ул үзе көрәш, үзе сабантуй. Сабантуй уза да китә, ә кеше гомере буе сыналып яши.
Ә колга нәкъ сөңге кебек –
Мәрхәмәт тә юк анда, - ди автор колгага менү уенын сурәтләгәндә, -
Сөлгеләргә җитү кыен –
Чыдам булырга кирәк.
Колга башында ымсындырып торган сөлгегә үрелгән кебек, тормышта да кеше биеклеккә, камиллеккә, куйган максатына “үрмәли”. Әмма аңа ирешү ай-һай җиңелләрдән түгел шул. Моның өчен ихтыяр көче, тырышлык кирәк. Халкыбыз “Тырышкан табар – ташка кадак кагар” дип белми әйтмәгәндер.
Чүлмәк вату уенында кешенең сизгерлеге, эчке тоемлавы сынала. Аз гына ялгышсаң да, чүлмәккә тидерә алмыйсың, ә күреп булмый – күзләр бәйле. Тормышта кайбер адымнарны күңел күзенә ышанып, интуитив рәвештә ясыйбыз. Кайберәүләр шулай ота, кайберәүләр оттыра, ә алда ни барын берничек тә белеп булмый.
Алда исә – “капчык сугышы”. Монда көчтән бигрәк тәҗрибә һәм осталык мөһим. Картның яшь көрәшчене җиңүе шуңа дәлил. Тормышта яшьләр аксакаллар сүзенә дә колак салырга тиеш, чөнки гомер иткән кеше төптән уйлый, ул чыныккан инде, ничек дөрес булганын белә.
Әнә кара, йолкыш кына алаша
Юл алырга айгыр белән талаша.
Бәлки шагыйрь халкыбызны алашадагы җайдакка тиңләп, аның алга омтылышын күрсәтергә теләгәндер. Без, татарларның, атлары “айгыр” булмаса да, калышмаска теләп, һаман алга ыргылабыз, яхшылардан калышмаска тырышабыз.
Кашыктагы йомыркаларны автор “күз алмасы” белән чагыштыра. Дини мифологиядә дә йомырка – уңыш, муллык, яшәү башлангычы символы булып тора. Бу уен саклык, игътибар сорый, югыйсә “буш кашык тешләп” калуыңны көт тә тор.
Кешене алга тарткан
Әйтерсең лә аш кына.
Чыннан да, халыкта “Кешене ризык йөртә” дигән сүз бар. Алдагы көн муллыкта булсын өчен бүген тырышу кирәк, югыйсә соң булачак, “кыш” үзен озак көттермәс. Хәтта сабан туенда ук “каеш” бүрек, сырган ыштан” сатып ала халык, - үзен шулай кышка әзерли. Монда бәлки арттыру да бардыр, әмма автор халыкның, бүгенге көн белән генә яшәмичән, алдагыны уйлап “мая” туплавын шулай, үзенчәлекле итеп күрсәткән.
Сыңар шатлык өчен кеше
Кайвакыт тәмам шаша.
Керә төрле капчыкларга,
Әйтик, киндергә, ташка.
Беренче карашка Р.Харис сабан туеның бер уенын – капчык киеп йөгерүне генә сурәтли. Тик бу очракта “капчык” сүзен төрлечә аңлап булыр иде. Күчерелмә мәгънәдә карасак, “таш капчык” – ниндидер чикләү, ябылу, тоткынлык. “Рәхәт” тормыш, “җиңел” акча, байлыкка омтылучылар “капчыкка” килеп керүләрен сизми дә калалар. Ә аннан чыгу юлы күпкә авыррак. Шуның өчен нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын төшенергә кирәк.
Мәйданның төп сынавы – ул әлбәттә – татар көрәше. Монда көч тә, гаделлек тә, сабырлык та, тапкырлык та сынала. Хәрәмләшү рөхсәт ителми. Иң лаеклы батырга гына төп бүләк – тәкә насыйп була. Автор да, көрәшнең гадел булуын ассызыклау максатыннан, төп батыр сүзләре белән болай ди:
Бу миңа тиеш тәкәме?
Аксакаллар җавап бирә:
– Бик разый, ата-бабаның
Ягъни, бабаларыбыздан килгән гадел көрәш, гадел хөкем бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә, шул рәвешчә гасырларны гасырларга тоташтыра.
Былтыргы батырны быел
Батырлар егылган саен
Батырлар арта бара.
Бу юллар да хакыйкатьнең чагылышы. Чөнки көчледән көчлерәкләр, яхшыдан яхшыраклар һәрвакыт табылып тора, тормыш бер урында тукталып тормый, үзгәрә, яңара бара.
Сабантуй батырларын автор – әкият геройлары, сынауларны – аларның маҗаралары белән чагыштыра, бу очракта ул татар әкиятләренә дә, русныкына да мөрәҗәгать итә, мисаллар китерә.
Чыдам булырга кирәк:
Ак бүре әкиятенең
Сабантуй йоласыныкы кебек үк, бу әкиятнең тамырлары бик тирәндә. Ак бүре – ул төрки халыкларның изге хайваны, акыл, мәрхәмәтлелек символы. Авторның аны бу урында искә алуы очраклы түгелдер.
Хәтерлисеңме ком тавын –
Җитәм дигәч – ишелә.
“Ком тавы” шулай ук татар халык әкиятләренең кыю батырларына булган сынау төре. Төркиләрнең чүлдә, далада гомер сөргән чорларыннан килә булса кирәк.